Авылым гүзәллеге 2025 Беренче көн темасы Авылым тарихы – История моего села (төбәкнең милли тарихы, гореф-гадәтләр).
#Авылымгүзәллеге Безнең авылыбыз- Түбән Тегермәнлек, Балык Бистәсе районында урнашкан. Легендалар буенча авыл 1320 елларда барлыкка килгән. Авылдашлар әйтүе буенча элеккеге елларда зияратның капкасында нәкъ шушы саннар язылып килгән дә була инде. Архивларда авылның барлыкка килү тарихы турында түбәндәге язма саклана: "Дер. при рч. Тимерлик. Название от Тимирлик (тат.) – железняк". Тегермәнлек тарихы турында язылган чыганаклар шуны дәлилли. Беренче булып монда тормыш итәргә теләүче өч кеше килеп урнаша. Шушы өч нәсел тырыш табигатьле ир-атлар су буена су тегермәннәре корып куя. Һәм авыл исеме Тегермәнлек дип аталып йөри башлый. Түбән Тегермәнлекнең әле игезәк туганы да бар. Моңа сәбәпче тегермәннәрнең күп салынуы белән аңлатыла. Анысы 1 километр ераклыкта югарыдарак урнашкан. Шуңа күрә аны Югары Тегермәнлек дип атаганнар, ул авыл соңрак барлыкка килә. Ә аңа кадәр һәм хәзерге чорда русча авылны Нижний Тимерлек дип йөртәләр. Бу исем тимердән сүзеннән барлыкка килгән булып чыга. Бу якта бу металл юк. Шуңа күрә дә инде авыл исеме химик элемент белән бәйләп булмыйдыр. Элеккеге чорда кеше исемнәре нинди дә булса мәгънәне аңлаткан. Шул исәптән ныклыкны аңлаткан тимер сүзе кергән ир-ат исемнәре еш кулланылган. Мисал өчен Биктимер, Тимерлан, Минтимер һ.б. Бик мөмкин авыл исеме дә аңа нигез салучыларның берсенең исеме белән аталырга мөмкин. Тимерхан исемле кешедән авыл исеме аталганлыгы хәзерге көнгә кадәр авылда легендалар йөри. Имеш, Идел буе Болгар дәүләте чорында ук Кама елгасын кичеп чыгып Тимерхан җитәкчелегендәге бер төркем болгарлар Тимерлек авылына нигез салганнар. #АвылымГүзәллеге2025 #фестиваль #марафон #бәйге #конкурс #татар #авыллар #татарча #ТуганАвыл #ТуганЯк #ТатнетныҮстерүФонды #ГрантРаисаРТ #ТүбәнТегермәнлек #МиллионТатар
960
0