
МөҗәһитӘхмәтҗанов "Язгы чәчәкләр"
Язгы чәчәкләр бит алар Иң саф, гүзәл чәчәкләр. Бер назлап көләчәкләр дә Аннары шиңәчәкләр. Шул чәчәкләрне өзәргә Куллар ничек үрелсен? Бер өзелгәч, ул чәчәкләр Тагын ничек терелсен? Чәчәкләр миңа карый да Күзләрен сирпи сыман. «Китеп тә барабыз»,— диеп, Кулъяулык селки сыман.
Сылтамалар:
1K
0