Марсель Гыйльфанов  "Йоклап калганмын"

Марсель Гыйльфанов "Йоклап калганмын"

Кояш батканын еш күрәм, Тик күргән юк чыкканын. Ерып йөргәнем юк бер дә Таңда болын чыкларын. Йолдызлар атылганын да Төннәрен бар күргәнем. Күзәткәнем юк томанның Иртән күтәрелгәнен. «Кайдан беләсең?» – дисәгез, Бабай сөйли боларны. Элек йөргән ул тракторда, Иңләп басу-кырларны. Минем дә килә күрәсем Иртәнең алсу күген. Шуңа таңнан ук торам, дип, Иртәрәк яттым бүген. Кичтән яткач та, йокы Кермәсә дә күземә, Кояш белән уянам, дип, Сүз бирдем мин үземә. Торачакмын күрергә Кояшның чыккан чагын. ... Уянмадым бүген дә, Йоклап калганмын тагын.

Тэглар:

1K

0