Караңгы төн. Гөлүсә Шаһбан

Караңгы төн. Гөлүсә Шаһбан

21 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Караңгы төн Караңгы төн. Кабат ялгызым мин, Уйга чумган төннең кочагында. Үткәннәрне айкап кайтыр өчен, Ялгыз калу ярый кайчагында. Ялгыз калу ярый кайчагында, Әгәр булса синең кайтыр кешең, Әгәр булса уйларның дәрьясын Икәү җитәкләшеп айкар кешең. Икәү җитәкләшеп айкар кешең Кайтыр булса әгәр яннарыңа. Ялгыз калу ярый кайчагында, Көткән кешең кайтса таңнарыңда. Үз-үзеңнең хәлен белер өчен, Ялгыз калу ярый кайчагында. Ялгыз калу ярый кайчагында, Кайтыр кешең синең бар чагында. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Күңелэретерлексүзләрбар #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казан"АкБүре"Нәшрияты

535

0