
Вәрис Гали. " Космонавт" хикәя.
21 нче көн. #әдәбимарафон2025 Ул көнне сөенеченнән кош тоткандай йөргән иде. , икенче көнне, йокыдан торганда, беләкләрен селкетә дә алмый. Кан төшкән. Икенчегә, өченчегә утырганда, алай ук түгел иде инде. Башта - беренче, аннан икенче тизлектә йөрергә өйрәнде. Хәер, әтисенең дә эшенә барганда-кайтканда икенче тизлектән арттырганы бик сирәк була. Ата гадәте балада дигәндәй, ул аңа ошарга тырыша. - Ашыгып ерак китеп булмый, - дип кабатларга да ярата әтисе. Тора- бара мотоциклны аңа ешрак ышанып тапшыра башладылар. Җәйге каникулында, урманда әтисенә булышып йөргәч, хәзер эшкә барганда да, сорап , рульгә үзе утыра, кайтканда да. Яшьтәш малайлар яныннан матайда җилдереп узып китүләре үзе бер бәхет икән. Алар сиңа авызларын ачып карап калалар, ә синең берсенә дә исең китми. Янсын әйдә йөрәкләре түбән оч малайларының, югары очныкыларныкы да! Бөтен кешегә татымый ул матай руле артына утырулар! Йөрсеннәр әнә көчәнә-көчәнә сәпид педале әйләндереп! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ВәрисГали #Космонавт #ТатнетныҮстерүФонды #Миллионтатар #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем
743
0