Сүз бирдем. Айшанур

Сүз бирдем. Айшанур

Йөрәгемдә авыр сүзләр мин бит йөртмим Беркайчан да, беркемне дә мин рәнҗетмим. Кайвакытта күңелне нык калдыралар Ул сүзләрне йөрәгемә мин бит кертмим. Тырышамын кеше күңеле калдырмаска Тик торганнан кеше тормышына кысылмаска. Күңелемә кагылсалар каты итеп Ялварам мин Аллаһыма: Ярдәм ит! - дип. Тырышамын кеше битен мин йортмаска Күңел калдырган кешеләр белән сүз катмаска. Аллаһыдан түземлек сорыйм мин ул чакта Йөрәгемне учларыма кысып булса да. Беркемне дә, беркайчан да рәнҗетмәскә Сүз бирдем мин үз-үземә бер мизгелдә. Тырышамын үз сүземдә нык торырга Авыр булса да кайвакытта телне тыярга. Дәшми калсам кайвакытта явызларга Күңелләрем тетрәнсә дә бик озакка. Күңелем чиста, йөрәгем тыныч ул вакытта Тырышамын үз сүземдә нык торырга.

Тэглар:

1K

0