21 нче көн Мәдинә Маликова "Тылсым"

21 нче көн Мәдинә Маликова "Тылсым"

...Аһ, нилектән давыллар кинәт куба да, яшенле яңгырлар каян көч алып, һич көтмәгәндә дөбердәп-шатырдап килеп җитә икән? Иртән көн аяз, тыныч иде. Зәңгәрсу күк гөмбәзенә ак болыт мендәрләре бизәү өчен генә элеп куелган, очкычтан калган ак тасма да оста рәссамның тылсымлы пумаласы белән генә сызылган кебек иде. Авыл урамында тезелеп үскән биек-биек тирәк һәм каеннарның куе ябалдашларында ник бер яфрак тибрәлсен дә ник бер шикле өн колакка чалынсын. Хәтта каргалар да тавыш-тынсыз гына агач башларындагы оялары тирәсендә кайнаша, көн кичәге кебек үк эссе булырга охшаган иде.

Тэглар:

545

0