21 нче көн Әдәбимарафон2025

21 нче көн Әдәбимарафон2025

Бәхетле була аласың Караңгылык пәрдәләрен ярып, Күктә йолдыз булып янасың. Гомер буе янып яши алсаң, Укытучы була аласың. Сулар үргә таба акмаса да, Таулар, үрләргә дә агасың. Үр артыннан үргә менә алсаң, Укытучы була аласың. Кырык ата-ана баласын да Үзеңнеке итеп багасың, Күңелең тулы шәфкать булса гына Укытучы була аласың. Йөрәгеңне җилкән, калкан итеп, Давылларга каршы барасың. Йөрәгеңне учка сала алсаң, Укытучы була аласың. Картаерга вакыт табалмыйсың, Бала белән бала каласың. Бала күңелен яулый алсаң гына Укытучы була аласың. Төн эчендә дөньяларны гизеп, Гасырларны ачып саласың. Һәр сорауга җавап тапсаң гына Укытучы була аласың. Бала күңеленә белем белән Бәхет орлыклары саласың, Кешеләргә бәхет бирсәң генә Укытучы була аласың! Син бәхетле була аласың! Вәсимә Хәйруллина

Тэглар:

547

0