Бер яшьлектә, бер картлыкта

Бер яшьлектә, бер картлыкта

Әбиләр чуагы! Ник болай моңсу-сагышлы була икән ямьле-тын иртәләр?! Ә-ә, гомернең әкрен генә, сиздермичә узып киткәнен аермачык аңлыйсың! Шуңа ямансу... Әнә, күкне-җирне моңсу сагышка төреп, чылбырдай тезелеп, торналар очып бара. Китәсез дәмени, торналар?! Гаҗилә, гел иелеп эшләгәнгә бөкрәеп каткан билен көчкә турайтып, күккә бакты. Кояшка туры карады бугай, күзләре чагылды. Ике күзеннән тиң, сызландырып, яшь бәреп чыкты. Торыйк-торыйк! Торналарның моңсу тавышы әбиләр чуагының үтә күренмәле бәллүр тынлыгын челпәрәмә китерде. «Китмәгез әле, торналар! Торыгыз туган җирдә-ү!» — дип аваз саласы, кошлар моңына кушылып сыктыйсы килә иде. Берәү, икәү, бишәү... Ят күзләрнең төбәлеп каравын өнәмәгәндәй, чылбыр сүтелде. Бер җыелды, бер таралды. «Санарга ярамый! Югалырлар!» — дия иде әбисе. Югалалар шул. Әнә кара нокталарга әйләнеп күздән дә җуелдылар. Кайсы кайтыр, кайсылары калыр?! Китәләр... Туган җирдән кем туйган? И-и, язмышлар кошлар һәм кешеләр иркендә булса иде! Туган ягын ташлап китеп, берәү дә читтән җылы, бәхет эзләп азапланмас иде... — Алла куәт бирсен! Керфекләренә сарган яшь-томан пәрдәсе аша, танырга теләп, киртәгә таянган юлаучыга текәлде. Шәһәр кешесенә охшаган, өстенә җиңел көрән костюм, ап-ак күлмәк, башына да көрәнсу эшләпә кигән, ялтыр туфлиле ир уртасы адәмне кайчан, кайда күргәнен исенә төшерә алмады. Ә тавышы көр, ягымлы. Таныш та сыман болай. Көлемсерәп, мондый очракларда әйтелә торган сүзне әйтте: — Сезне монда бирсен! — Чит-ят кешене чакыруыннан уңайсызланып, ашыгып өстәде: — Кунакны танымыйм түлке. Кем дисәм дә... — Тыкрыктан борылгач та... шушы йорт хәтеремдә әле. Шуңа атап кайткан ием. Беләсезме икән, Гөлчирә атлы бер сылу, әнисе белән генә яши иде. Күптән... Утыз еллап элек... Гөлчирә?! Белмим, ишеткәнем юк андый кешене, дисәң. Күрше-тирәдән сораштырып йөрсә... Йә Ходай! Аяз көнне күк күкрәп, яшен яшьнәп, борын төбендә шарлы яшен ярылса да, бу кадәр үк аптырамас иде, бәлки, Гаҗилә. Юк, булуы мөмкин түгел. Саташу, төш кенәдер бу. Гаҗилә, ялгыш егылып китүдән курыккандай, көрәген кысыбрак, ипләб

Тэглар:

746

0