Сибгат Хәким.Кырыгынчы бүлмә.

Сибгат Хәким.Кырыгынчы бүлмә.

21 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #СибгатХәким. #Кырыгынчыбүлмә #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем Мәктәбем дә телем дә ул Тукай, Тукайдагы кебек тел кайда? Мең елдан соң да бер синең, илем, Кайтасыңны беләм Тукайга. Шуны ләкин син онытма, «Болгар», Кырыгынчы бүлмә барлыгын, Тукайның зур, мәңге тере җаны Шунда ята, кара, бар, энем… «Болгар»га мин эчем пошкан саен Барып чыктым Болак буеннан, Хыялымда ничә тапкыр күрдем, Җилләр үтте улап уемнан. Хыялымда күрдем, өндә күрдем, Ярларыннан үтеп Болгарның, Әкияттәге төсле ак пароход Чәчәкләрен алып меңнәрнең, Аваз салып безнең чорга керде… Бөек эшләр илдә кылганда Күтәрелә ул да, аның бүген Казан мәйданында, Кырлайда Һәйкәлләргә әйләнгәнен күрдем (Яңа буын, көн дә кил монда). Тукай васыять иткән «Туган тел»нең Әйләнгәнен күрдем гимнга, Шул гимнда мәңгелеген күрдем, Мәңгелеген раслап, йомгакла. Җепләр — юллар, юллар йомгак, йомгак, Чакырдылар еллар еракка…

Тэглар:

752

0