Шундый көчләр була

Шундый көчләр була

Шундый кичләр була… Шундый кичләр була: күкләр ава, Ява җиргә меңәрләгән йолдыз. Сүнәр өчен ява, тынар өчен, Калсын өчен җиргә утлар ялгыз. Үзәгеннән сына ияләре – Тибри җирдә сүзсез күләгәләр, Меңәрләгән йолдыз ява күктән, Карашларың күккә тисә әгәр. Йолдыз көлен сибеп сукмакларга, Вакыт тибри – шундый кичләр була. Гомер – күмер. Гомер буйларына Тәрәзләргә ялгыз утлар тула. Үзәгеннән сына күләгәләр, Ияләре җирдә, җирдә тына. Кеше – бары кеше генәдер ул. Күк йолдызы – бары йолдыз гына…

Тэглар:

1K

0