Соңарган бүләк

Соңарган бүләк

Беләсеңме, рәнҗеп әйтүем түгел, мин шул чактан бирле еш кына төшемдә кара шомырт ашаганымны күрәм. Ашыйм да, авыз бөрешә. Син каршыма киләсең, ә мин берни әйтә алмыйм. Ялга кайткан саен, очрамасмы дип, яңгырмы, кармы, урамыгызны кат-кат әйләнә идем. Өметем бик озак өзелмәде. Аннары инде... син кияүгә чыккач... Әле менә кичә дә сезнең урамнан уздым. Йортыгыз янында уйга талганмын. Аны ташлагансыз икән. Тәрәзә капкачлары кагылган, сеңгән, беткән. — Ие шул. Мин кияүгә чыккач, әтиләр вафат булгач, аның бөтенләй рәте китте... Гомер үтә торды... Искәндәргә кат-кат әйттем, сүтеп ал, утынга булса да ярар әле, дип. — Ник сүтмәде соң? — Син туып үскән йортны сүтәргә кулым бармый, дия иде. — Димәк, ул да сине бик яраткан икән. — Булгандыр инде. Ә син тальяныңны ташламадыңмы соң? — Һи... Юк. Ул минем изге сердәшем. Дөньяда моңсыз яшәп буламыни? Әле дә ул бар. — Ә мин, урамнан син гармун уйнап узганда, үрсәләнеп елап кала идем. — Шунда йөгереп чыксаң нәрсә булыр иде? — Әти-әни дә тезгенне кыска тоттылар, күрәсең. Кыюлыгым да җитмәгәндер, язмыш кочагы да кысан булгандыр инде. Урык-сурык кына очрашып йөрүне дә теләмәгәнмендер, күрәсең. — Менә кичә шул сезнең өегез янында басып торганда, сине күрмичә китмим, дигән уйга килдем мин. — Искәндәр каберенә барганда, мин дә сезнең урамнан узам, Газизҗан. Анда хәзер бер-ике генә йорт утырып калды шул. Урамыгыз тешләре сынган тарак диярсең. Таралды халык, таралды. Сезнең өйнең эзе дә юк. Кычыткан, кычыткан... Иске нигезләрдә ник кычыткан үсә икән дә, ник гөлләр үсми икән ул, ә? Миннән торса... — Гөл бит ул мәхәббәт кебек. Кадерләгәнне ярата. Әйе, безнең өй теге чакта ук иске иде ул. Сезнеке әле яңа иде. Йә, ярар, чәең бик тәмле булды. Рәхмәт, кадерлем. Ачуланма инде, яме... Күңеленең әллә кайсы почмагында сакланып, кинәт тернәкләнеп киткән сүз бәгырьгә барып кагылгангамы, әллә башка сәбәптәнме, дымлы пәрдә каплаган күзләрен яшерергә тырышып, Зөлфия читкә борылды: — Кая китте соң әле бу бала? Юынырга чыккан иде ләбаса. Тавышы килә түгелме? Әйе, ул. Кайтып килә. Авыл кызлары да ияргән димм

Тэглар:

735

0