
21 нче көн. Мәдинә Маликова "Тылсым".
Кишиневтан туйга чакыру килеп төшкәч, Әлифә пошаманга калды: бигрәкләр дә ерак китеп, бигрәк тә чит-ятка башын бәйләргә ниятләгән иде егеткәй! Әмма анда барып төшкәч, Әнәснең хәлен аңлады. Иңнәренә дулкын булып ишелеп төшкән кара чәчле, ут чәчеп торган кара күзле, бит очында миңе чекрәеп торган түгәрәк йөзле бу кызны яратмый мөмкин булмагандыр. Янындагы һәммә кешене бөтереп ала, биетә дә җырлата иде ул.
Сылтамалар:
544
0