Ташу акканда

Ташу акканда

21 нче көн #әдәбимарафон2025 Ташу акканда ...Шушы вакыйгадан соң күп еллар узгач кына мин бер хакыйкатькә төшендем. Тормышта да, берәр максатка ирешәм дисәң, минем әни әйткән кагыйдәне тотарга кирәк икән бит: тормышта да бары турыга гына карап бар икән! Аска да, өскә дә, читкә дә карама! Аска карап мавыксаң, упкынга егылып төшәсең; өскә карыйсың икән, аяк баса торган ышанычлы туфрагыңны, ышанычлы нигезеңне югалтырга мөмкинсең. Бары тик турыга, алга карап барганда гына, читкә тайпылмаганда гына үзең теләгән максатка ирешергә мөмкин икән бит!

Тэглар:

1K

0