21 нче көн. #Әдәбимарафон Зифа КАДЫРОВА "Урланган яшьлек"

21 нче көн. #Әдәбимарафон Зифа КАДЫРОВА "Урланган яшьлек"

- Әби, караңгыга калабыз, нишлисең һаман? Шул этең белән башны катырдың. Ала алмыйм мин аны, өйдә бер песи дә җиткән. - Бу күренештән Зөһрәнең дә җаны әрнеде. Кемгәдер көчек кенә шул, ялгызларга иптәш, кадерле җан иясе. Кыям абзый этне кулына алды, бияләй зурлыгы гына булса да, җан иясе бит ул, тырмашты, тешләште, аның да хуҗабикәсеннән аерыласы килмәде, чиный-чиный елады. -Өйгә кертеп яп, мин киткәнне күрмәсен, Кыяметдин. Җаным, исән тор, мин яз кайтырмын, тик син дә мине көт. - Кыям абзый, этне өйгә кертеп япты, ә эт елый-елый бәргәләнде, әле урындыкка менеп, тәрәзәгә карады, әле ишеккә йөгерде. Кыям абзый аны тыймады, аларның икесенә дә авыр иде. Машина кузгалып китте. Тәрәзәдән күреп торган көчек тагын да ныграк еларга тотынды.... 109 нчы бит #ЗифаКадырова #урланганяшьлек #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Казан #Таттелеком #44

Тэглар:

378

0