
#Әдәбимарафон2025 21нче көн. Фәнис Яруллин, "Никтер төшми әле убылып"
Кыяларга исемнәрне яздык, Мәңге торсын диеп янәшә. Вакыт яңгырлары исемнәрдән Калдырмады ләкин бер нәрсә. Урамнарны йөз кат урый-урый, Айлы кичтә антлар бирештек. Тора-бара антлар онытылды, Ятлар булып кына күрештек. Бер-беребезнең исемнәре белән Якты йолдызларны атадык. Ул йолдызлыр атылып юкка чыкты, Кыйпылчыкларын да тапмадык. Әллә жилләр, әллә агымсулар Араларга керде ургылып. Икәү бергә менгән таулар гына Никтер төшми әле убылып.
381
0