21 нче көн #ӘдәбиМарафон Вазыйх Фатыйхов "Чәе кайнаган"

21 нче көн #ӘдәбиМарафон Вазыйх Фатыйхов "Чәе кайнаган"

Жиз самавыр өстәл өсләрендә, Сүрелгәнен күргән юк әле. Иреннәрдән гомер китмәс инде Алма-мәтрүшкәле чәй тәме. Итек кунычыннан бер өрдерү - Кем татыган мондый бәхетне. Әни чәен эчеп туя алмагач, Мин гомергә инде бәхетле. Чокырында жиләк-җимеш булыр, Кагы булыр, кагы әчкелтем. Сусаганда кайтам чәй эчәргә, Әни чәе итә бербөтен. Менә шундый тормыш, әниләрнең Кылган изгелеге мәңгелек. Әни сүзе без булганда үлмәс, Әни сүзен әйттек иң элек. Алар безгә гомер бүләк иткән, Бүләк иткән безгә тормышны. Әниләрнең кылган изгелеген Кайтарырга һәркем бурычлы! 74 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

133

0