21 нче көн #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

21 нче көн #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

Балаларны озаткач, Алсу икенче көнне иртән үк районга ашыкты, кибеттән зур гына уенчык аю алды, матур костюм, оеклар сайлады. Йөрәге әллә кая ашкынды, әйтерсең, бер кайгысы юк, алда тик шатлык көтеп тора. Ул хастаханәгә өмет, шатлык тулы күзләр белән килеп керде. Бер ак халатлы ханым, анда керергә ярамый дип, юлын бүлде. Алсуны «юк» сүзе туктата алмый иде инде, ул бит төнне дә таң аттыра алмыйча көчкә чыкты, шунда килеп җиткәч, керми китәме соң? Туктап та тормады, бүлмәгә атылды. – Миңа ярый, мин улым янына килдем! – диде. Анда бер ир белән хатын басып торалар, бала белән елмаеп сөйләшәләр иде. Йөрәге туктый язды, алырга килгәннәр, дигән уй үтте башыннан. Башта аларга карап торды да, килеп, баланы күтәреп алды: – Бу – минем бала, якын киләсе булмагыз! – диде. – Безгә вәгъдә иттеләр бит, без инде бер ай йөрибез монда, – диде ир кеше дә, бирешергә теләмичә.

Тэглар:

101

0