
Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"
Сентябрь - ни әйтсәң дә сентябрь шул инде. Кояш төшлеккә җитеп килә, ә кызуы әллә ни түгел. Жәй айларында төш турында бар дөнья тынып, эсселектән чай- рап-оеп кала, яфрак селкенерлек тә җил булмый торган иде. Хәзер киресенчә: иртән тып-тын була, төшкә таба жил кузгала. Менә бүген дә шактый җилли башлады. Жил чыктымы - озакламый яңгыр буласын көт тә тор. Быел агач яфраклары да гадәттәгедән иртәрәк саргая башлады. Әнә авыл зиратындагы Нәжметдин хәзрәт каены моннан берәр атна элек кенә ямь-яшел булып утыра иде. Инде шул яшел бөркәнчеген алтын тәңкәләр таккан өрфия япмага алыштырып та өлгергән. Димәк. кыш иртә килмәкче. Тагын бер җәй үтеп китте дигән сүз, шулай итеп. И-и-их, бигрәк тиз җитә башлады бит әле бу көзләр! Әллә Ханәфи генә түгел, дөнья үзе дә картая, авырый инде шунда,
Сылтамалар:
97
0