
21 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025Таһир Шәмсуаров "Күңелләргә сугыш сүзе керде"
Күңелләргә сугыш сүзе керде, Сугыш сүзе керде өйләргә. Без күнектек һәлак булды дигән, Кайтаралар дигән сүзләргә... Ә авылдан йокы качты бүген, Сезнең хакта менә бар уйлар. Алар анда исән-имин микән, Яуда микән бүген малайлар?! Дары исе сеңде бүген җанга, Өйдән читтә йөри бар уйлар. Ак мендәргә башны кую белән Бүленә дә куя йокылар. "Хәлең ничек, аяк-куллар саумы, Туплар һаман ата бирәме?!" Моңа кадәр юк иде бит әле Яу-сугышның төшкә кергәне. Эштә арган, ял итсеннәр диеп, Елмайсыннар кабат аналар. Бер карасаң тыныч тормыш өчен Яралган бит җирдә балалар. Бар бит әле сандугачлы таңнар, Әйдә кайтыйк әле шул чакка. Табын корыйк, елмаешып-балкып Ул-оныклар кайтсын кунакка! Күңелләргә сугыш сүзе керде, Сугыш сүзе керде өйләргә. Күнегәбез, һәлак булды дигән, Кайтаралар дигән сүзләргә... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #Күңелләргәсугышсүзекерде #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
Сылтамалар:
85
0