Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

✨20нче көн Канат Канатларны салып калдырамын, Якын булсалар да күңелгә. Миңа язган түгел икән алар, Таман булсалар да иңемә. Синең бүләк – сөю канатлары – Беләм, миңа бик тә килешә. Тик очалмам, чит-ят канат элеп, Ышаналмам үзем-үземә... Мең әйләндем көзге каршысында Кигән көнне сөю канатын. Хыялымда озак йөрткәнгәме, Мин аларны бик нык яраттым. Рәхмәттә соң юктыр сиңа сүзем, Бер каурыен алам. Саклармын. Тормыш юлы буйлап элеккечә, Канатларсыз гына атлармын. Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты

270

0