Бер яшьлектә, бер картлыкта

Бер яшьлектә, бер картлыкта

Малайлар тупырдап үсте. Ял-бәйрәм араларында Нурисламның кан кардәшләр — татарлар белән аралашырга омтылуын аңлый алмады гаиләсе. Арага рухи тарлавык, ятсыну ятты. Ә мәчеткә сукмак салуын динне мыскыллау дип кабул иттеләр. «Чаплашка!» Бу кушамат әллә кайчан ябышкан аңа. Тик үзе сизенмәгән. Тау-тау күмер чабып, башлары түшәмгә тиярдәй таза уллар үстергән атаны мыскыл итүләре гайрәтен чигерде. Гарьләнде, каны катты. Тик сайлаган юлдан чигенү кыен. Ул үзен югалтачак, ә ахирәт көне якын, инде бик якын. Күмер базында озын-озак еллар буе бикләнеп ятулары да эзсез узмаган. Эзнең дә ниндиен калдырган диген! Күмер тузаны утыра торгач, үпкәсе ташка әйләнгән. — Кайтыйк минем туган якларга. Саф һава, сыер сөте, яшел үлән шифа бирер, бәлки. Монда нәрсә, миллионлаган тонна күмер вагы — тузан оча һавада. Ком бураны урынына күмер бураны. Су, һава, туфрак — агулы. Балаларга да илдә яхшырак булыр! Ир сүзен сүз итмәскә күнегеп беткән хатын бу турыда ишетергә дә теләмәде. — Юлыңа ак җәймә! Без сине тотмыйбыз. Оксана әйтсә бер хәер, ят милләт, чит кавем ул. Хәтта уллары да шул сүзне тәкрарлагач соң! Ата белән Ватан бер тамырдан икәнен белми дә белми болар. Дөньясына битараф. Атага кадер булмаган җирдән бәрәкәт оча. Күңелен вәсвәсә корты кимерде, тора-бара тәмам әрсезләнде: атамы икән ул аларга? Ник, алайса, бер дә санламыйлар?

Тэглар:

144

0