Кайгыдан соң шатлык килер ул.  Айшанур.

Кайгыдан соң шатлык килер ул. Айшанур.

Бәйрәмнәрдән генә тормый тормыш Була аның төрле вакыты. Көтмәгәндә арттан гына килеп Сиздермичә сугып екканы. Тормыш өйрәтә ул барысына Авырлыкка каршы торырга. Сер бирмәскә андый вакытта Югалмаска, түзем булырга. Нык басып тор аягыңда Нинди генә җилләр иссә дә. Әгәр бер сәбәпсез дусларың да Сине дошман итеп күрсә дә. Авыр чакта гына беленә ул Кешеләрнең кемлеге. Дусмы ул сиңа, дошманмы? Ачыла чын йөзләре. Кеше сүзен игьтибарга алма Алга атла, түзем, сабыр бул. Яңгырдан соң кояш чыккан кебек Кайгыдан соң шатлык килер ул.

Тэглар:

617

0