
20 нче көн Әдәбимарафон2025
Мирһади Разов Бу тормышта куанычлы, Якты, матур көннәр бар. Яшь аралаш көлә-көлә Шатланмаган кемнәр бар? Яшәештә борчу килеп Йокламаган төннәр бар. Чәчәген дә атмый сулган Яңа шыткан гөлләр бар. Һай, тормыш бу, катаулы да Үзгәрүчән җилләре. Имәннәрне яшен суга, Бөгелә тал билләре. Уф, димәгез авыр чакта, Егылырга язмасын. Сөенмәгез артыгын да, Өзгәч бәхет алмасын. Тигез барсын, дип теләгез Такыр булсын юллары. Вакыт җиткәч тормышыгыз Үзе менәр югары. Ашыкмагыз, ашкынмагыз, Адашмагыз тормышта. Яшәгез сез тәүфыйк белән, Йөрәкне саклап учта.
138
0