
13 нчы көн.Таһир Шәмсуаров "Бәрәңге чәчәге"
Бәрәңгеләр чәчәк аткан вакыт, Һәр төп саен чәчәк бәйләме. Хәтер никтер тора салып кайта Бәрәңгесез чорга әйләнеп. Язгы ташу киткәч авылдашлар Хәлсез генә таңнар атуга, Черек бәрәңгеләр эзләп иртә белән, Иле белән чыккан басуга! Өстәлләрдә тансык ризык булган Шул заманның сые тәлҗемә. Ачлы-туклы халык чоры шундый, Үткәннәргә бүген рәнҗемә!
Сылтамалар:
184
0