
12 нче көн. Зөлфәт "Кем әле син?"
- Кем әле син? Ни майтардың, Ни кылдың бу Җиһанда? Изү ертып ташландыңмы Давылларга-туфанга? Алтын һәйкәлләр коярлык Эшләрең бармы җирдә? Адымың, сүзең, сулышың Лаекмы асыл иргә? Гашыйк була белдеңме син Дастан итеп сөйләрлек? Кемнәргә син шәфкать кылдың, Җанын кыйдың кемнәрнең? Күтәрдеңме кылыч болгап, Кавемемне яуларга? Калдырдыңмы аяк эзе Кеше менмәс тауларда? Сүзләр әйтә алдыңмы син Иман итеп ятларлык? Ни калдырдың Яңа буын Ядкарь итеп сакларлык? Йә, нишләдең? Җавабың бир! һәм аңлар мине Ходай.
Сылтамалар:
107
0