ГАБДУЛЛА ТУКАЙ "КЫРЛАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ"

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ "КЫРЛАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ"

📚❄️ XXX әдәби марафон ~ 20 нче көн ~ Шамгунов Эмир ~ 3 яшь Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора; Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра. Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә, Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә. Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу? Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу! Борыны кәп-кәкре - бөгелгәндер тәмам кармак кеби; Төз түгел куллар, аяклар да - ботак-тармак кеби. Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре, Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел - көндезләре. Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе; Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе. Кәкре түгелдер моның бармаклары - бик төз төзен, Тик килешсез - һәрбере дә ярты аршыннан озын. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты #ГабдуллаТукай

134

0