Җимерелмәс нигез

Җимерелмәс нигез

Авылларында калган бердәнбер җимерелгән-янтайган, өстәвенә тагын салам түбәле бу йорт турында сүз күп еллар бара иде инде. Сүтеп, урынына чыкылдап торган бүрәнәләрдән яңа йорт җитештерик, дип, колхоз җитәкчеләре ничә генә мәртәбә сүз кузгатмадылар! Сөләйман председательлек итә башлаганга да алтынчы ел китте бит инде. Димәк, председатель Сөләйман да шушы иске йорт турында Мәсрүрә әби белән алтынчы ел сөйләшүләр алып бара дигән сүз. Ләкин кая ул?! Йортын сүттерү турында ишетәсе дә килми. Сөләйман сөйләшүне кайсы гына яктан башласа да, карчыкның сүзе бер генә: «Рөхсәтем юк...» Соңгы сөйләшүләре дә уңышсыз тәмамланды. Бу юлы карчык, председательнең күңеленә шөбһә салып, елап ук алды. — Нишләп бәйләндегез икән, Сөләйман улым, шушы йортка?! — диде ул, күзләреннән яшь чыгарып. — Сугышта үлгән Фәсхетдинемнең бердәнбер төсе бу... Ал яктагы каен белән икәү генә калды инде алар... — Аңла әле син, Мәсрүрә әби, кешедән оят бит, — диде моңа каршы Сөләйман, җайлы гына тавыш белән. — Авыл аркылы кемнәр генә үтеп йөрми! Кешеләр әллә нәрсә уйлар!... Колхозлары көчсез, артка калган колхоз икән, диярләр. Урам буе түбәләре шифер һәм калай белән ябылган өйләр, ә синдә... — Ачуланма, Сөләйман улым, тик үзем исән чакта кул тидертмәячәкмен. Фәсхетдинем төсе ул... — Үлгән артыннан үләргә димәгән бит инде, Мәсрүрә әби... — Мин үлгәч, хет икенче көнне үк сүтеп ташлагыз... Сүзенең файдасыз икәнен абайлап, председатель карчыкка икенче яктан да сүз катып караган иде: — Син, Мәсрүрә әби, колхозыбызга күп көчеңне биргән кеше. Шундый кешегә дә бер ай эчендә менә дигән йорт җиткезеп бирерлек кенә көчебез юкмыни безнең бүгенгесе көндә? Синең каршыңда оят безгә, Мәсрүрә әби, аңла шуны, үзеңнең мең яхшылыгыңа бер яхшылык белән кайтарырга рөхсәт ит!... — Мин үлгәч сүтәрсез... Сөләйман инде нишләргә белмичә тәмам аптырап калды. «Районда яңадан сүз буласын көт тә тор, иптәш председатель, — ди ул үз-үзенә. — Була да була инде!... Райком секретаре тагын: — Безнең иптәш Вәгыйзов алты ел буе бер карчыкны җиңә алмый әле, өе җимерелеп шул карчыкны басып үтерг

Тэглар:

118

0