Юралмаган

Юралмаган

Юралмаган   Юралмаган төшләр ява яңгыр булып, Карлар булып котырына кара төндә. Бик еракта ут алмаган тәрәзәләр Юралмаган төшләр булып карап тора. Каекларга тулып кара-кара кайгы ага Агыйделнең ак челтәрле куенында. Ярны ялмап янган учак очкынында Юралмаган төшләр өне куырыла. Шатлык булып кабат балкый таң йолдызы, Чыклар тулып чәчри назы җир иркенә. Кояш пыскый, кояш көйри, кояш яна, Мәгәр дөрли күк түренә җитеп кенә. Юралмаган төш юлыннан җир тибрәлә Галәм буйлап, вакыт буйлап, тузан сулап. Җир иркендә чаба адәм, юл читендә Юралмаган төшләр кала дога сорап.

Тэглар:

185

0