#Әдәбимарафон  #Әдәбимарафон2025 Рушания Ахмадуллина. Олыгаю.

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 Рушания Ахмадуллина. Олыгаю.

Яшьлек бездән бик еракта хәзер. Ничә дистә еллар аера. Шау чәчәктәй атканяшьлегемнең Берәм-берәм таҗы коела Олыгаям бугай, әни кебек Бер үк сүзне кат-кат кабатлыйм Элегерәк чабып йөри идем, Хәзер салмагырак мин атлыйм Олыгаю матурлыкны ала, Исәнлекне ала сиздереп Алай гынамы соң, өстәп бирә Чәчкә ап-ак кырау тидереп Әкрен генә олыгайганыңны Балаларга карап аңлыйсың Акыл белән аңлыйсың да кебек Үз-үзеңне барыбер алдыйсың Көзгеләргә һич карыйсы килми Бер чит кеше тора шикелле Әйе, олыгаям бугай тик нигәдер Ышануы ай-һай икеле Йөрәк кенә һаман унсигездә Бер үзгәрми, гел шул яшь әле Ничә яшем тулса да син, йөрәк Туктый күрмә , мәңге яшәле!!!

Тэглар:

67

0