Уф дияргә ярамый... Гөлүсә Шаһбан

Уф дияргә ярамый... Гөлүсә Шаһбан

20 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Уф дияргә ярамый... Күз өстендә каш булдым мин, Гайбәтчегә аш булдым. Кемдер өчен юлда киртә, Ашка аткан таш булдым. Кем өчендер юлын кискән Булдым мин кара мәче. Рәхәтләнеп тамак ялгый Минем белән гайбәтче! Юлчыларның юлларында Булдым бугай буш чиләк. Гайбәтченең авызы ул Әйтерсең төпсез иләк. Иртән кемдер изге юлда, Кемнәрдер гайбәт сата. Һәрбер гайбәтнең төбендә Бер тамчы әйбәт ята. Күз өстендә каш булдым ла, Гайбәтчегә аш булдым. Юлларына киртә булдым, Ашларына таш булдым. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Күңелэретерлексүзләрбар #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казан"АкБүре" Нәшрияты

138

0