
20 нче көн. Әнгам Атнабаев "Бер алманы бишкә бүләек..."
"Бер алманы бишкә бүләек, Беребез өчен беребез үләек..." Дип җырлаган безнең бабайлар, Дип җырлаган безнең атайлар... Бер алманы бишкә бүлгәннәр, Берсе өчен берсе үлгәннәр. Җыр сыналган төрле заманда, Яхшы заманда да, яманда... Ил өстенә кытлык килгәндә, Ил таянган шушы ирләргә: Бер телемне бишкә бүлгәннәр, Берсе өчен берсе үлгәннәр. Җыр сыналган төрле заманда, Ут-давыллы, яулы яланда... Ил өстенә дошман килгәндә, Ил таянган шушы ирләргә: Бер үлемне бишкә бүлгәннәр, Берсе өчен берсе үлгәннәр. Җыр сынала әле һаман да, Мәшәкатьле әле замана... Ил өстенә кайгы килгәндә, Ил таяна шушы ирләргә... Бер кайгыны бишкә бүләләр, Утка-суга бергә керәләр. Тормыш дигән бөек яланда Җыр яңгырый әле һаман да — Үткән буыннарның авазы, Ата-бабаларның наказы: "Бер алманы бишкә бүлегез, Берегез өчен берегез үлегез!"
59
0