
20 нче көн. Мәдинә Маликова "Тылсым"
Һәрнәрсәнен ахыры була, ниһаять, бу фатирда да тынлык урнашты. Рамилә үз караватында тынгысыз йокыга талган, боргаланып, әледән-әле сулкылдап ала. Лениза караватка аркылы диярлек сузылып яткан, мендәргә капланып мышык-мышык елый. Урамнан төшкән яктылыкта, идәндәге атлас трусикнын чигүендәге укалар елкылдап куя. Мидхәт исә кысан аш бүлмәсенең идәнендә чапкан ята, астында—эшкә кия торган курткасы, баш астында диван мендәре, өстендә плащ. Беркайчан да анын мондый унайсыз урында төн уздырганы юк иде әле. Кадерле бала булды, урыны йомшакта иде. Институтка кергәч, анасы, андагы сасыган матрасларга аунама, дип, сарык йоныннан сырылган сырма биреп җибәргән иде. Хәтта туристик походларда да үлән, йә ботак җыеп, ятагын йомшак итеп әзерли Мидхәт...
Сылтамалар:
168
0