
20 нче көн #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"
– Улыбызны өйләндердем, бик кыен булды ЗАГСта да, туйда да сыңар канат, ялгызлыгымны нык тойдым, бөтен уем син булдың, их, син янда булсаң иде, күрсәң иде, дидем, алар шундый матурлар иде. Бәлки, кайткансыңдыр да, шунда да утыргансыңдыр... Мин һаман синсез яшәргә өйрәнә алмыйм, миңа син кирәк, рәнҗесәм дә, мин сине бик тә сагынам. Фирая ярсып-ярсып еларга тотынды: – Дөньяның бер яме юк синсез! – диде, сулкылдап. – Ат урынына эшлим, арысам йоклармын, уйланмам дип, юк, каныма сеңгәнсең, йөрәгемә кереп тамыр җәйгәнсең, йолкып алып атармын димә. Арыдым мин, Газинур, елап та, уйлап та, төннәр буена йокысыз, тәрәзә төбендә синең белән сөйләшеп тә, ичмасам, төшләремә дә кермисең, килеп, соңгы сүзеңне әйтсәңче!
Сылтамалар:
473
0