
Ташу акканда
20 нче көн Ташу акканда Минем үз гомеремдә моңа кадәр бер генә тапкыр да дәрескә бармый калганым да, хәтта соңга калганым да юк иде. Мәктәпкә бөтенләй бармауны яки соңга калуны мин башыма да сыйдыра алмый идем, аны коточкыч бер нәрсәгә саный идем. Әни дә минем өчен борчыла башлады: «И-и-и! Нишләргә инде?.. Балам укуына соңга кала бит!» – дип хафаланырга тотынды. Бераз карап тордым-тордым да, «Ни булса да була!» – дип, мин дә шушы «чуен басма»дан чыгып карарга булдым. Сумкамны аркама астым да шушы ике торбадан торган «басма»га кереп киттем. Шулай уйлап, әкрен генә аякны шуыштыра-шуыштыра, барам да барам. Ярдагылар миңа көч бирергә теләп: «Курыкма! Курыкма!» – дип кычкыралар. Аларга кушылып әни дә: «Курыкма, улым, курыкма!» дип кычкыра. Аларның «Курыкма!» дигәннәрен ишеткәч, бервакыт карасам, мин елганың нәкъ уртасына килеп җиткәнмен. Алга карыйм: алдагы ярга әле шактый ерак; артка карыйм – инде арттагы яр да еракта калган, артка китеп тә булмый. Инде нишләргә? Аска караган идем, минем аяк астында шактый аста, тирәндә, бөтен тирә-якны тутырып, ургыла-ургыла, актарыла-ажгыра эре-эре бозлар ага. Кинәт башым әйләнеп китте: мин гаҗиз булып кычкырып җибәрдем. Ничек елгага барып төшмәгәнмендер шул чакта – үзем дә белмим. Моны ишетеп, ярда калган әни: «Аска карама, улым! Алдыңа гына кара! Алдыңа гына!..» – дип кычкырды һәм: «Әй, нишләтим инде? Нишләтим? Нишләп кертеп җибәрдем соң?» – дип өзгәләнә дә башлады. Аңа ияреп, башкалар да миңа: «Аска карама! Читкә карама! Курыкма!» – дип кычкыра башладылар. Әйе, минем хәлем чыннан да шәптән түгел иде. Миңа хәзер беркем дә ярдәм итә алмый иде инде, хәтта әни дә! Чөнки әгәр ул ярдәм итәм дип миңа таба килә башласа, торбалар тагын да ныграк тирбәлә башлаячак һәм әле аягымда да көчкә генә басып торган мин, бөтерчек кадәрле генә малай, ул торбадан шуып, елгага очып төшәчәк идем. Ярга чыгып җиткәч, инде бөтен куркынычның артта калуына ныклап ышангач, мин мәктәпкә йөгердем.
164
0