
20 нче көн. Татар моңы. Чыңгыз Мусин.
20 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Татар моңы. Якты җәйге иртәләрдә Балкы кояш нуры. Кояш нуры кебек назлы Гүзәл татар моңы. Җырчы кошлар хозурында Уза гомер юлы. Сандугачлар сайравында Безнең татар моңы. Серле авыл кичләрендә Агыл татар моңы. Заманага хас түгел дип Кемнәр атар моны? Күңелләрне хисләндерә Изге чишмә юлы. Көмеш сулар агышында Безнең татар моңы. Хәтерләрдә милләтемнең Узган хәтер юлы. Үткәннәрнең кайтавазы Сидер, татар моңы. #ЧыңгызМусин #ТатаряМоңы. #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
617
0