20 нче көн. #Әдәбимарафон Зифа КАДЫРОВА "Урланган яшьлек"

20 нче көн. #Әдәбимарафон Зифа КАДЫРОВА "Урланган яшьлек"

Камил, яккан учакны болгаткалап, яндырып бетерде дә башын күтәрми генә: -Әти, әллә кышлыкка безгә киләсеңме торырга? - дип куйды. -Юк, улым, беркая да бармыйм. Хәзер менә Зөһрәгә дә ярдәм итәргә кирәк, аның да бит беркеме дә юк. Тик менә куркып торам, чирли-нитә калса, кышын юл юк бит. Кендек әбиләре дә калмады. Теге кортканы да карашырга кирәк, ул да бит адәм баласы. Сиңа гына әйтәм, Зөһрә бәби көтә. Беренчесе генә, ди, нишләп моңа чаклы баласы булмагандыр, сорарга читен. И-и-и, үзе бәхетле инде, гел елмаеп йөри. Ярый, Хәлим белән берәр нәрсә уйлап табарбыз әле...93 нче бит #ЗифаКадырова #урланганяшьлек #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Казан #Таттелеком #44

Тэглар:

72

0