Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"

Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"

Исмәгыйле дә, килене дә Маһисәрвәр өчен үлеп торалар. Сыер-сарык асрап, берүзеңә бер өй жылытып, иза чигеп ятма, егерме сигез ел фермада эшләгәнен дә бик җиткән, инде рәхәтләнеп ял итәргә вакыт сина дип, үзләре янына Чаллыга алып китәргә дә бик чакырып торалар. Фатирлары да иркен: зур-зур өч бүлмә, ди. Тик Маһисәрвәр үзе китәргә теләми. «Балаларым шушылай ярдәм итеп торганда, үземне үзем йөртерлек көчем булганда, авылда яшисем килә әле. Туган-үскән жирлә- рне ничек итеп ташлап китмәк кирәк? Ялгызлыктан мин курыкмыйм. Хәзерге заманда кеше ялгыз буламыни? Тәүлек буе диярлек тилибизыры эшләп, илнекен генә түгел, бөтен дөнья хәлләрен әйтеп-күрсәтеп бара. Күрше-күләннән өзелгән юк. Урманы авылга орынып тора. Яз-жәй көннәрендә шул урманга кереп, кош сай- рауларын тынлаулар, җиләк вакытында җиләккә йөрүләр - үзе бер гомер бит ул», дип авылда яши бирә…

Тэглар:

96

0