
20 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Таһир Шәмсуаров "Кыстыбыйлар"
Туган өйнең ишеген ачкан мәлдә, Бик тансыклап кайткан чагында, "Түргә үт" дип, ымсындырып, кыстап, Кыстыбыйлар тора табында. Капмас борын авызда эри алар, Үзе йомшак, үзе тәмледер. Татар табыннары гомер бакый Милли ашлар белән ямьледер. Тәмле истән башлар әйләнгән чак, Җан җылысы бары биредә. Ризык белән каршылыйлар икән, Син бәхетле туган җиреңдә! Туган өйнең ишеген ачкан мәлдә, Күңел мөлдерәмә чагында, Түргә дәшеп, ымсындырып, кыстап, Кыстыбыйлар тора табында. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #Кыстыбыйлар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
Сылтамалар:
74
0