
20 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 "Зифа Кадырова Язмыш сынавы"
.Тышта инде таң атып килә, әтиләре торып мал карарга чыгып китте. Әнисе кереп, баш астына кулларын салып елмаеп йоклаган улына бик озак сокланып карап торды, акрын гына юрганын рәтләде. «И балам, китәсең бит, – дип, авыр сулап куйды, – алда ниләр көтәдер инде, үзең сакла, Ходаем». Рушан төш җиткәндә өйдәге ыгы-зыгы тавышына уянып китте. Озату кичәсенә әзерләнәләр. Сикереп торып киенде. Кинәт Ләйсән исенә килеп төште. Ул үзалдына елмаеп җибәрде, аның көләсе, җырлыйсы килә иде. Хәтта әнисе дә сорап куйды: – Улым, ни булды, үзалдыңа елмаеп йөрисең, армия дигәч тә, әллә анда кызык күрсәтәләр дип беләсеңме?. 166 бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова #Язмышсынавы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
Сылтамалар:
94
0