Вәрис Гали. " Гомер хакы" хикәя.

Вәрис Гали. " Гомер хакы" хикәя.

20 нче көн. #әдәбимарафон2025 - Блиндаж артындагы чокырга атла! - дип боерды. Ашыкмыйча гына ерганакка төштеләр. Ул күлгә таба китә иде. Шул якка юнәлделәр. Үлем белән яшәү сукмагы. Адымнар акрын. Алдагысы берничә секундтан үлем үз кочагына аласын белеп атлый. Икенчесе , кеше җанын кыйганы өчен, Ходайдан ярлыкау сорап ялвара. Ерганак төбе тигез һәм чирәмле.Кайчандыр су ашаган булган. Хәзер инде чишмәсе кипкән. Аяк астында дымык җир дә сизелми. Чираттагы чокырлырак җиргә җиткәч туктарга боерды. Кабер казып азапланырга туры килмәячәк. Гәүдәсен шунда гына күмәргә мөмкин. Ни өчен туктатканын егет тә сизде. Бер мәлгә генә җилкәләре җыерылып килде. Әмма ләм-мим бер сүз дә дәшмәде. Чокыр кырыена килеп басты. - Йөзең белән миңа борыл, - диде Мәүләви карлыккан тавыш белән. - Җилкәгә генә ат. Үзеңә дә җиңел булыр, - диде тегесе үлем битарафлыгы белән. Мылтыгын күтәреп, егетнең башына төзәде. Шулвакыт күз алдына туган авылы Нормада калган Миңлегөле килде. Аны Питрәчкә озатып калгандагы кебек, уллары Мәснәвине күтәргән. Башында вак болын чәчәкләре төшерелгән ак яулык. Сагыну тулы күзләрен, тутырып , аңа төбәгән. Егәрен җуя барган куллары мылтыгын читкә борды. Юк! Җанына мондый гөнаһ ала алмый ул. Хатыны белән улының күз алдына килүе юктан түгел! - Бар, энекәш, йөгер. Аттым дип әйтермен. Күмеп тә куйдым диярмен, - дип эндәште ул. Егет, үз колакларына үзе ышанмыйча, аңа борылды. Күзләрендә генә түгел, бөтен йөзендә гаҗәпләнү иде аның. Исән калуына әле ышанып та бетми иде бугай. - Бар, - диде ул. - Тизрәк киемеңне үзебезнекенә алыштыр. Күршедәге частьта сине күреп белүче юк. Аларга кушылырсың. #ТатарстанКитапНәшрияты #ВәрисГали #Гомерхакы #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #Белемрадиосы #Нурлатмарафончылары #Миллионтатар #58нчетөркем

Тэглар:

220

0