Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

✨19нчы көн Яңа еллар алдыннан Яңа еллар алдыннан Кырга карлар сарылган. Җир ак юрган ябынган, Карга сукмак салынган. Ике сукмак бер якта, Эзләр ята сукмакта... Ике яшьнең эзләре – Юл сайлаган көннәре. Ике сукмак куш булган, Ике йөрәк кушылган; Уртакюлга икәүләп Керә алап шушыннан. Ике җанны бер иткән Вәгъдәләре береккән; Туй балдагыалынган Яңа еллар алдыннан. Уртак яңа еллары, Бергә атлар юллары... Бергә үтсен гомерләре, Котлы булсын туйлары! Клара Булатова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты

184

0