
19 нчы көн. Мәдинә Маликова "Тылсым"
Йөгереп барып трамвайга утырган Мидхәт артыннан Әлифә моңаеп карап калды. Егетнең йөзендә чагылган сискәнү, кыенсыну, ничектер үзен гаепле сизү сагайткан иде аны. «Соңаргансың бугай шул инде...» Бу уй Әлифәнең күңелен әрнетте дә әрнетте. Көндез, яныннан кеше өзелеп торган минутларда, әледән-әле егетнен аксыл керфекләр аша мөлдерәп караганын күз алдына китерде. Төнлә исә бик озак йоклый алмый уйланып ятты. Мидхәткә ул Әнисә хакында, бала-чага гына әле, дип әйтте әйтүен дә, әмма бу баланын сүзләре хак икәнен бик яхшы сизә иде. Менә бүген Мидхәтнең йөзендә дә чагылды ул дөреслек. «Сон инде... Тик ялгышмадыммы икән?»—диде егетнең алдый белмәс ихлас күзләре... Ах, җаный, ялгыша гына күрмә инде берүк! Мәхәббәттә хаталану адәм баласын юкка чыгара, язмышын җимерә. Андый хәлләр Әлифәнең үз күз алдында да булды...
Сылтамалар:
114
0