
Миңа ярарга кирәкми... Гөлүсә Шаһбан
19 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 *** Миңа ярарга кирәкми, җаныма ярау кирәк! Йөрәктә калган ярама бер тамчы ямау кирәк! Күземә карау кирәкми, күңелне аңлау кирәк! Ни сөйлим мин, күңелне аңлаучы җаннар, Күңелгә багучы җаннар хәзер дөньяда сирәк! Мине сайларга кирәкми, күңелне яулау кирәк! Йөрәктәге яраларга бер тамчы ямау кирәк! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Күңелэретерлексүзләрбар #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казан"АкБүре"Нәшрияты
117
0