Гакыйл Сагирова "Телсез сабый"

Гакыйл Сагирова "Телсез сабый"

19нчы көн #әдәбимарафон2025 Үз телендә сөйләшәдер hәрбер кош-корт, hәрбер җанвар, Бик кызганыч, мескен алар- Туган телсез калган җаннар. ...Кече яшеннән үк белә иде Бер әбисе барын еракта. Әнисенең туган авылына Сөенә- сөенә кайтты кунакка. Әй, куанды карчык, әй кинәнде Тәүге тапкыр күреп оныгын. Әллә ниләр пешереп, әй, сыйлады- Җыелмады табын көнозын. Унике яшь тулып килгән кызчык, Шатлык тулы көләч күзләре, Әнисенең балачагы кебек- Түм түгәрәк алсу йөзкәе, “Бабулька” диеп өзгәләнде сабый, Карчыкның бер сүзен аңламый. -Как плохо- по вашему не знаю!.. -Плухы, кызым, плухы булмый ни... Кичкә кадәр кайту шатлыгыннан Бала әле берни сизмәде. Кичен тынып калды, Моңсуланды. Кайнар яшькә чумды күзләре. -Үзегез сөйләшәсез -көлешәсез, Мин утырам тинтәк шикелле, Миңа хәзер үк тәрҗемә итегез,- Ник мин белмим туган телемне? Әнием-татар минем, этием –татар, Үзегез белгән -үпкәм зур сезгә: Ник миңа өйрәтмәдегез Аны? Ник мин белмим хәттә бер сүз дә? Шатлыклы йөзе калды тоныкланып, Ниндидер бер якты нур сүнде. Йөрәкләргә әрнүләрен салып, Әй үкседе сабый, үкседе... ...Бу көнгәчә hич уйламый идем Кирәклеген туган телемнең, Ялкынлыгын ,җанга газизлеген, Ансыз яшәү мөмкин түгелен. Матурлыгын, аның бөеклеген Белгән җаннар ачык сизмиләр,- Туган телдән мәхрүм ителгәннәр Күз яшьләре белән сөйлиләр... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГакыйлСагиров #Телсезсабый #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

169

0