
Алмалы ел
Айгөл исә эштән китте. Үзе теләп китте. Яз кайный иде җиһанда. Яшел әләмнәр күктә чайкалып әллә кая, әллә кая чакыра, алгысындыра. Айгөл бөтен күзәнәге белән сизде: яңа тормыш башлана! Искесе белән тыныч кына, гасабиланмыйча гына хушлашырга кирәк. Елмаеп… Ул җиңелде. Җиңелгәндә дә елмая белергә кирәк. Күз яшьләре аша елмайганда тирә-яктагы һәр нәрсә, кискенлеген җуеп, җәенке күренә.
439
0