
Әминә
Тукта, Әминә, бүген хатирәләргә бирелер вакыт түгел. Хәзер нишләргә сиңа, менә шуны хәл ит! Сәгыйтькә күз төшереп алды тагын бер тапкыр. Ә ул, рәхәтләнеп көлә-елмая, Касыйм белән күрешә, ияртеп алып килгән сарыкаен "хатыным" дип таныштыра. Менә сиңа мә! Ул Әминәне танымады да шикелле! Әллә шулай оста итеп кылана беләме? Әминәнең кем икәнен искә төшергән булса, килмәгән дә булыр иде монда. Ә туганнары ник әйтмәгән? Ник әйтсеннәр, вакытында кайдалыгын белдергән адресын да кешеләр аркылы сораштырган иде, анысын да бирмәделәр. Ярар, Сәгыйть, җаныкаем, син оныткансың икән мине, мин дә сине белмим. Киләчәк күрсәтер кем кемне онытканын! Шаулап-гөрләп, урам буйлап өйдән-өйгә ашка йөреп, туй үтеп тә китте. Сәгыйть хатыны белән беренче аштан ук никтер китәргә уйладылар. Янәсе дә, арыган, көн буе юлда булган. Әллә кайда ил чигендә диңгездә йөзә икән. Зур корабльдә капитан икән үзе. Кеше авызыннан язып-таеп шуларын гына ишеткәләп алды Әминә. Кунаклар таралып беткәч, улын чакырып алып, каты итеп бер генә сүз әйтте Әминә: – Зәйтүнә, сиңа тиң түгел. Ничек килгән, шулай кайтып китәргә тиеш! Хәлим бу сүзләрдән соң коелыплар төште. Ничек, әнисе үзенә тузан да кундырмый үстерде, нигә бүген килеп улына шундый катгый таләп куя ул? – Әни, яратам мин Зәйтүнәне, үземнән дә артык күреп яратам! Без мәңге бергә булырга дип сүз куештык, әни. – Теләсәң онытып була, улым! Вакыт оныттыра. Мин нәрсә әйттем – шуны эшлисең. Дөньяда кызлар бетмәгән, башкасын да шулай яратырсың. Бар, уйла, ничек кайтарып җибәрәсең, анысын үзең беләсең! Туй буена авызына хәмерне якын да китермәгән Хәлим, туйганчы эчте бүген. Үзе генә дә, дуслары белән дә. Башында бары бер уй: "Зәйтүнә, ничек кайтарып җибәрим соң мин сине. Сине бүгенгедәй җитәкләп алып кайтыр өчен, ничә ел чаптым мин ике-өч авыл арасын. Әнием, ник улыңны шулай бәхетсез итәргә телисең соң син? Үләм бит мин Зәйтүнәсез, аңлыйсыңмы, син әнием?"
178
0