
Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"
Хәер, ялгыз яши дип тә булмый аны. Авылның бар хатын-кызы, карчык-корысы, балга җыйналган чебен шикелле, буш вакытларында гел шул Маһисәрвәр янына килә. Чөнки аның самавырында беркайчан чәй суынып тормый. Кем килеп керсә дә, үз туганы килеп кергән шикелле куанып, самавырын яңартып җибәрә. Шуңа киләләр аның янына. Шуңа дөньядагы бар яңалыкны вакытында ишетеп-белеп тора ул. Шуңа кызык аның өчен авылда яшәү. Шуңа шәһәргә китәсе килми аның… Хәлимәсе менә шушында авылда булып, Хәсән атна саен диярлек кайтып торса, Ханәфи дә менә шушылай, канаты каерылып калган ялгыз торна кебек, капка төбендә кангырап утырмас иде, билгеле, Маһисәрвәрнеке шикелле төсле телевизоры булса, Ханәфи дә шулайрак сөйләнер иде. Ә болай, көннәр буе капка баганасын саклап берьялгызың утырырга калгач, бигрәкләр читен икән шүл!…
Сылтамалар:
74
0