19 нчы көн Әдәбимарафон2025

19 нчы көн Әдәбимарафон2025

Нәрсә соң ул бәхет? Бу сорауга һәркем узе генә, Таба җавапны. Яңа туган сабый өчен Бәхеттер ул, Анасының күкрәк сөтен имеп, Тыныч кына изрәп йоклавы. Ана өчен -тулгак ачысын онытып ,шул сабыен, Кукрәгенә кысып назлавы. Сабыеның чырык-чырык көлүе, Тәүге адымнарын күрүе. Бәхет бит ул Буй җиткергән кызның, Егетләргә кузе төшуе. Ике йөрәк бергә кушылып, Матур гаилә корып яшәве. Бәхет бит ул, Гаилә тормышыңда Булмасалар рәнҗеш,яралар, Ата,ана хакы өстен торса, Тәрбияле булса балалар. Бәхет бит ул, Торыр йортың булса, Ашар ризык булса табында. Сау-сәламәт булса атаң,анаң, Ямьле булыр өең тагын да. Бәхет бит ул, Эшләр эшең булса, Йөгереп торса аяк,кулларың. Җаның тыныч булса, Акыл,зиһен аек булып, Матур булса синең уйларың. Бәхет бит ул, Жир шарының, Булса,тыныч Һәрбер почмагы, Шул почмактан ишетелсә иде. Аналарның сабыена, Моңлы бер җыр Сузып җырлавы.

Тэглар:

126

0