ЯЗМЫШЫММЫ, ӘЛЛӘ ЯЛГЫШЫМ

ЯЗМЫШЫММЫ, ӘЛЛӘ ЯЛГЫШЫМ

Рәзинә үзе дә төшеп калганнардан түгел анысы. Сызылып киткән кара каш, сөрмәләнеп торган күзләр, матур төз борын, кабарып торган алсу иреннәр әллә нинди егет асылын әсир итәрлек. Гәүдәсе дә быел тулыланып, матурланып китте. Тик шулай да Рәзинә көзгегә караган саен үзеннән бер гаеп таба. Я өеп куйган чәче ошап бетми аңа, әнисе "чәч-баш таратып йөрмә", дип ачуланса да, чәчен җилкәсенә салып карый, кистерим микән әллә дип уйлый. Яисә, кызлардан күреп, болай да сөрмәле күз кабагына буяу сөртеп азаплана, алсу иреннәрен кызарта. Апасы: "Егетләр исе керә башлады сиңа да", – дип үрти. Сер бирәсе килми әле Рәзинәнең: "Әйе, шулай булмасын тагын", – дип башын чөеп көзге яныннан китеп бара. Апасына ачуы килгән кебек кыланса да, күңелендәге үзгәрешне үзе дә сизә ул. Йөрәге каядыр ашкына, кайвакыт өзлексез көләсе килә, шул арада эче пошып, үзенә урын таба алмый башлый. Бүген Илгизәрнең аны озатып кайтасын күңеле сизенгән иде Рәзинәнең. Шуңа да, ул гармун уйнаган арада сиздерми генә кайтып китмәкче иде. Ә Илгизәрнең аны куып тотуы, җитмәсә, "Мин сине яратам", диюе кызның башын әйләндерде, мин-минлеген уятты. "Әй, көнләшеп тә күрсәтерләр инде кызлар, Илгизәрнең мине озатканын ишеткәч! Ярар, әйдә, йөрәкләре янсын!" Кыз үз-үзе белән горурланып, татлы йокыга талды. Иртәгесен, дөрестән дә, кызлар Рәзинәнең күзен ачырмадылар. "Син Илгизәр белән йөрисеңме әллә?" дип турыдан бәреп сораучысы да, "Әй, гармунчы ышанычлы яр булмый ул", дип көнләшүчесе дә табылды. Түгәрәк уенында: "Илгизәрнең яры урталарда әйләнә, Әйләнә, әйләнә, ятлар белән бәйләнә",– дип җырлаганда, Рәзинәне уртага чыгаргач, кызның дулкынланудан бите кызышты. Ярый караңгыда аңа артык игътибар итүче булмады. Тик бу җырның "ятлар белән бәйләнә" дигән сүзләре фәрештәләрнең "Аминь!" дигән сәгатенә туры килүен белми иде шул матур кыз.

Тэглар:

317

0